«Ленинград тарихы – батырлык хатирәсе»: мәгълүмат дайджесты (12+)

27 гыйнвар – Россиянең хәрби дан – Ленинградны блокададан тулысынча азат итү һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле көн хөрмәтенә, патриотлык һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү максатында, 13 нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсе «Ленинград тарихы – батырлык хатирәсе» дигән мәгълүмат дайджесты уздырды.  

цдб ленинград
цдб ленинград (2)
цдб ленинград 1
цдб ленинград 3

Балаларга шул көннәр вакыйгаларына сугыш фотографлары күзе белән карап карарга тәкъдим ителде, чөнки «Буйсынмаган шәһәр» презентациясе шул чор фотоматериалларына нигезләнгән. Укучылар камап алынган кала халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар, совет солдатларының Ленинградны саклавы турында белде. Балалар блокада көннәрендә бердәнбер яшәү чыганагы булып калган 125 граммлык ипи кисәген үз күзләре белән күрде. Шулай ук яшьтәшләренең өлкәннәр белән бер сафта госпиталь, завод һәм һава оборонасына каршы отрядларда эшләп, туган шәһәрләре өчен көрәштә зур роль уйнавын белде. Балалар шул заманның дәһшәтен сөйләүче көндәлек хуҗасы, Ленинград мәктәбе укучысы Таня Савичева турында хикәяне зур игътибар һәм аеруча бер тетрәнү белән тыңлады. Чара азагында барлык катнашучылар Д.И. Шостаковичның бөтен ил халкы өчен блокада елларында язылган 7 нче Ленинград симфониясен тыңлады. Балаларның берсе дә әлеге чарадан битараф кала алмады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: